2025 елда Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап калды. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында әйтте.
«Катлаулы вәзгыятькә карамастан, икътисадта уңай күрсәткечләр сакланып калды. Тулай төбәк продукты күләме буенча республика – алтынчы урында, төп капиталга инвестицияләр буенча – бишенче урында, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы буенча – дүртенче урында, төзелеш буенча – икенче урында», – диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, узган елда тулаем төбәк продукты 5,7 триллион сумга җиткән, төяп озатылган продукция күләме 6 триллион сумнан артып киткән, сәнәгать җитештерүе индексы – 109,9 процент. «Төп өлешне эшкәртү сәнәгает тәэмин итте. Төп капиталга инвестицияләр 1,6 триллион сумнан артып китте», – диде Алексей Песошин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.