Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» холдингы идарәсе рәисе Эрол Табанҗа (Төркия) белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
«Полимекс» – штаб-фатиры Истанбулда урнашкан төрек төзелеш холдингы. 1995 елдан компания төрле илләрдә 130дан артык проектны гамәлгә ашыра. «Полимекс»ның Татарстанда эш тәҗрибәсе бар – Казанда кунакханәләр төзү буенча проектлар гамәлгә ашырылган.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан гадәттәгечә Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирә. Республика Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче чылбыр булып тора. Моңа делегацияләрне актив алмашу һәм Төркия җитәкчелеге белән җайга салынган элемтәләр ярдәм итә. Ул Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның республикага яхшы мөнәсәбәтен аерым билгеләп үтте.
«Безнең уртак эшебезнең нәтиҗәләре таң калдыра. Узган ел Татарстан һәм Төркия арасында товар әйләнеше 4,5 млрд доллардан артып китте. Төркия компанияләре катнашында элек гамәлгә ашырылган барлык проектлар, шул исәптән сезнең белән, уңышлы үсүен дәвам итә», – диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, «Полимекс» үзен ышанычлы партнёр һәм инвестор буларак күрсәтте. "Сезнең компания Казанның туризм потенциалын үстерүгә, мәдәният һәйкәлләрен һәм башкалабызның йөзен саклауга зур өлеш кертә, шулай ук тотрыклы үсеш һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. „Kazan Palace by TASIGO " кунакханәсе — Россиядә тотрыклы туризм өлкәсендәге казанышлары өчен Green Globe сертификатына ия булды. Гомумән алганда, сезнең кунакханәләр шәһәр кунаклары һәм җирле халык өчен иң кирәкле һәм уңайлы", — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул Төркия партнёрларын KazanForum форумында катнашырга чакырды, аның кысаларында күчемсез мөлкәт өлкәсендә күргәзмә һәм конференция узачак. Чара Россия Хөкүмәте һәм шәхсән ил вице-премьеры Марат Хөснуллин патронажы химясендә уздырыла. "Ышанам ки, сезнең һәм хезмәттәшләрегезнең катнашуы, „Полимекс“ холдингы стендын тәкъдир итү уңай җавап табар», – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Эрол Табанҗа үз чиратында Татарстан Рәисенә «Полимекс» белән хезмәттәшлеккә игътибары, компаниянең инвестицион проектларын гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм перспектив проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.