Мин дөрес тукланам, хәрәкәтләнәм, йокы режимын да саклыйм, әмма һаман ябыкмыйм. Моның сәбәбе нидә булырга мөмкин? Миңа бәлки нинди дә булса анализлар биреп карарга кирәктер? Алсу. Казан

Сорауга нутрицолог Чулпан Мөслихова җавап бирә:

– Мондый вакытта табиб яки диетолог белән киңәшләшеп, анализлар биреп карарга кирәк. Монда сәбәп гормональ фон һәм матдәләр алмашында булырга мөмкин.

ТТГ. Калкансыман биз эшен бәяләргә ярдәм итә. Аның эше бозылганда матдәләр алмашы акрынаерга мөмкин.

Глюкоза, инсулин һәм HOMA-IR индексы. Болар инсулинорезистентлыкны (инсулинга сизгерлекнең кимүен) ачыкларга булыша, бу авырлыкны киметүне катлауландырырга мөмкин.

Кортизол. Аның дәрәҗәсе югары булу аппетитка, матдәләр алмашына һәм май катламы җыелуга йогынты ясый ала.

Пролактин. Авырлык арту белән бергә башка симптомнар да (мәсәлән, менструаль цикл бозылу, күкрәк бизләре шешү яки либидо кимү) булганда, табиб бу анализны билгеләргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.