Рөстәм Миңнеханов һәм республика халкы адресына Түбән Камадагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләре килә.
Аерым алганда, илнең 40тан артык төбәге башлыклары, чит ил илчеләре, Мисыр һәм Абхазия президентлары, Бахрейн Короле үзләренең теләктәшлек сүзләрен җиткерделәр.
Рөстәм Миңнеханов республика халкына, Түбән Кама кешеләренә, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә теләктәшлек сүзләрен юллаучыларның һәркайсына рәхмәтен белдерә.