3 февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә “Әти -әниләр юл куркынычсызлыгы өчен” дип исемленгән республика бәйгесенең район этабы булып үтте.
1-2 һәм 3-4 сыйныф укучылары һәм аларның әти -әниләре катнашында үткәрелгән тәүге бәйге балалар арасында юл — транспорт һаләкәтләрен булдырмауга, кисәтүгә һәм юл йөрү кагыйдәләре белемен теоретик һәм гамәли яктан да ныгытуга багышланды.
Бәйге район мәгариф бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге һәм “Беренчеләр хәрәкәте”нең район бүлеге оешмалары тарафыннан оештырылды.
Шунысы сөенечле, бүген һәркем өчен дә әһәмиятле һәм кирәкле булган чарада барлык мәктәпләр дә катнашты, мәктәпләр исеменнән дус — тату, бердәм командалар чыгыш ясады. Гаилә җылысы бөркелеп торган һәм иҗади форматта узган бәйге һәм аның җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.