Сугыш чоры баласы Фатыйма Каюмовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул Апас районының шәмәк авылында туган.
Сугыш вакытында кечкенәдән кул арасына кереп, өлкәннәр белән беррәттән эшләгән. Гомере буе колхозда хезмәт куйган. Бүген Фатыйма апа якыннары җылысында гомер итә.
Аны Казандагы “Апас” якташлар җәмгыяте вице-президенты Наил Галиуллин тәбрикләгән. “Сезнең хезмәтегез илгә җиңүне якынайткан”, – дигән ул.