На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои

Россия 300 хәрби хезмәткәрен Украина әсирлегеннән коткарган. Киевка да 300 хәрби әсир тапшырылган. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Россия хәрбиләре – Белоруссиядә. Биредә аларга психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелә. Соңрак алар дәвалану һәм реабилитацияләнү өчен илебезгә кайтарылачак.

Әсирләр белән алышуга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кушма Штатлар ярдәм иткән.

Исегезгә төшерәбез: кичә 200 хәрби әсир Украинадан илебезгә кайтарылган иде. Шул рәвешле ике көн эчендә Украинадан 500 хәрби хезмәткәр әсирлектән кайтты.

Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский әйтүенчә, хәрбиләр белән алышу Женевада узган сөйләшүләрдә ирешелгән килешүләр кысасында хәл ителә.