Бүген Татарстанда РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек буенча туры элемтә эшләячәк

На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои

Бүген, 6 апрельдә, Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган телефон аша туры элемтә узачак.

Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Сорауларны туры элемтә телефоны аша бирергә мөмкин: 221-80-35.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.