Бала хәсрәте: Туймәттән Әфрүзия апа чигә-чигә бәет чыгарган

17.04.2026
На улицах городов Казахстана появились супергерои
На улицах городов Казахстана появились супергерои
Бала хәсрәте: Туймәттән Әфрүзия апа чигә-чигә бәет чыгарган

Туймәт авылыннан 76 яшьлек Әфрүзия апа Абдуллина яшлегендәге шөгылен яңарткан.

Аларның өй стеналарын ул чиккән картиналар бизи.

-Кияүгә чыгарга барлык бирнәләрне чигеп үзем әзерләдем, заманасы шундый иде. Стенага элү өчен коверлар да чиктем, — дип сөйләп китте Әфрүзия Сибгат кызы. – Ул эшләрем сакланмады, ә боларын өч ел элек, күзләремә операция ясатканнан соң, кызык өчен чиктем. Бик матур килеп чыктылар, үзем дә шатландым.

Кул эшләре Әфрүзия апаның җанына тынычлык бирә. Элеккеге кебек күп итеп оекбашлар, бияләйләр бәйләмәсә дә, буш вакытында кулына бишинә дә алгалый.

-Хәзер кибеттән алган җепләр белән бәйлим, ә бит яшь вакытта, фермадан кайтып, төннәр буе утырып, җебен дә үзем эрли идём. Ничек барысына да өлгереләндер ул, — дип ул елларны искә төшерде 30 ел фермада сыер савучы булып эшләгән якташыбыз.

Әфрүзия апаның тырыш хезмәтен җитәкчелек югары бәяләгән: Агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр.

Якташыбызны язмыш та күп сынаган. Ире Фәйзерахман якты дөньядан иртә китә, парлы тормышлары 17 ел гына була, Әфрүзия апа дүрт бала белән тол кала. Ана йөрәгенә бала хәсрәте дә күрергә язган. Кызы Гөлүсә 27 яшендә, яңа туган сабыен кулына да тота алмыйча бакыйлыкка күчә. Бу көннәрдән соң 25 ел үтсә дә, әни йөрәгендәге бу яра мәңгелек. Ул кызына багышлап бәет тә язган, аны безгә дә укып күрсәтте. Моннан кала да бәетләре бар аның, йөрәктән чыккан хисләр бер дәфтәргә тупланган.

-Гөлүсәм үлгәч яздым бу бәетне, йөрәктән үзеннән-үзе чыга икән ул, — диде Әфрүзия апа. – Берничә елдан апаның кызы яшьли үлде, аңа да бәетем бар. Әнисез калган оныгыма да бәет яздым.

Авыр эштә булган, язмыш сынаулары үткән Әфрүзия апа 80не ваклап барса да, Аллаһыга шөкер, улы Айдар һәм килене Сиринә белән матур гомер итәләр.