Татарстанда «балачак бакчасы» барлыкка киләчәк

07.05.2026

Әлмәт шәһәрендә балалар һәм әти-әниләр өчен яңа киңлек булдырыла башлаган.

Белгечләр хастаханә шәһәрчеген төзекләндерү эшләренә керешекән, беренче этапта Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе янында «Балачак бакчасы» ачылачак.

Проект кысаларында территорияне заманча парк форматында яңартачаклар: җәяүле юллар салыначак, күпләп агач-куаклар утыртылачак, балалар өчен махсус уен мәйданчыклары урнаштырылачак. Үзенчәлекле объектларның берсе — павильон-ротонда булачак. Ул пациентлар, әти-әниләр һәм килүчеләр өчен ял итү урынына әвереләчәк.

Проект Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы буенча гамәлгә ашырыла. Узган ел әлеге концепция федераль конкурста җиңмәсә дә, Рөстәм Миңнеханов карары белән объектны республика бюджеты хисабына финанслау турында карар кабул ителгән.

Алдагы этапларда өлкәннәр стационары, поликлиника һәм онкология диспансеры тирәсендәге территорияләрне дә яңарту күздә тотыла. Нәтиҗәдә хастаханә шәһәрчеге «шәһәр эчендәге шәһәр» принцибы буенча эшләгән зур сәламәтләндерү һәм ял кластеры буларак формалашачак.

Моннан тыш, төзекләндерүнең икенче чираты проекты 21 апрельдән 12 июньгә кадәр бара торган Бөтенроссия тавыш бирүендә дә катнаша.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.