Үлемгә китергән юл һәлакәте булды

04.06.2026
Үлемгә китергән юл һәлакәте булды

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә

4 июньдә Сарман районында Лада автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм Toyota автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә Ладаның йөртүчесе һәм алгы пассажиры урында ук үлә. Ладаның тагын бер пассажиры, шулай ук Toyota автомобиленең йөртүчесе һәм ике пассажиры җәрәхәтләр алган.

Урында автоинспекторлар эшли. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

фотолар:ТР Госавтоинспекция