Казанда Спартакиада: бу атнада софтбол һәм футбол ярышлары көтә

11.08.2026

Казанда Россия халыклары Спартакиадасы дәвам итә. Бу атнада шәһәрдә софтбол һәм хатын-кызлар футболы буенча ярышлар узачак.

Софтбол турниры 11–16 августта Үзәк стадионда үтә. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Кострома өлкәләре, Хабаровск крае һәм Кырым Республикасы җыелма командалары катнаша. Финал 16 августта 13:00 сәгатьтә башлана.

Хатын-кызлар футбол турниры 14–18 августта «Хезмәт резервлары» стадионында узачак. Татарстан данын «Рубин»ның хатын-кызлар командасы яклый. 14 августта чирекфиналлар, 16 августта ярымфиналлар, ә 18 августта бронза медаль өчен матч һәм финал була. Казанда Спартакиада кысаларында барлыгы 11 спорт төре буенча ярышлар оештырыла.