Йортта шартлау булган: һәлак булучылар бар

24.03.2026
Наталья Малярчук может потерять теплое место
Наталья Малярчук может потерять теплое место

Узган төндә Севастопольдә Павел Корчагин урамындагы күпкатлы йорт фатирында шартлау булган.

Фаҗигадә хуҗабикәнең гомере өзелгән. Шартлау бинаның җимерелүенә китергән, дип яза “Российская газета” Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып.

Моннан тыш шартлау дулкыны күршедәге йортка зыян салган: ике подъездда янгын башланган. Хәзер янгынны сүндергәннәр инде. Тикшерүчеләр шартлау сәбәпле фатирдагы хатын-кызның һәлак булуын, 2006 елгы улының хәбәрсез югалуын билгеләгән. Зыян күрүчеләр дә бар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10 кеше хастаханәгә озатылган.

Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов әйтүенчә, бер бала – авыр хәлдә, калган зыян күрүчеләрнең хәле – уртача. Хәзер тикшерүчеләр фаҗига булган урынны карый. Алар гадәттән тыш хәлнең сәбәбен билгеләү өчен берничә экспертиза билгеләгән. Саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.