«Түбән Кама Нефтехим»да һәлак булганМарат Нәҗипов белән хушлашу вакыты билгеле булды

02.04.2026
Наталья Малярчук может потерять теплое место
Наталья Малярчук может потерять теплое место

«Түбән Кама Нефтехим»да һәлак булган янгын сүндерүче Марат Нәҗипов белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне, 4 апрельдә узачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама филиалы отрядының 29нчы янгын сүндерү часте коткаручысы – отряд командиры Марат Нәҗипов белән хушлашу шимбә көнне, 4 апрельдә, 10:00 сәгатьтә Түбән Камада Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда (Лемаев мәйданы, 14) узачак», – диелә ведомство хәбәрендә.

Марат Нәҗипов 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да янгынны сүндергәндә һәлак булды. Шулай ук коткару эшләрен башкарганда һәм янгынны сүндергәндә аның өч хезмәттәше зыян күрде.

Марат Нәҗиповның әнисе һәм якын кешеләре белән «ВТ» журналисты аралашты. Ул хакта сылтама аша кереп укый аласыз.