Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды

19.05.2026
Наталья Малярчук может потерять теплое место
Наталья Малярчук может потерять теплое место

18-22 май көннәрендә Татарстан Республикасында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды. Барлык чаралар Казан шәһәрендә, «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә оештырыла.

Биш көн дәвамында республика халкы мәгариф системасын үстерү турында сораулар бирә, консультацияләр ала һәм үз башлангычларын тәкъдим итә ала. Атналык форматында тематик вебинарлар, туры эфирлар һәм Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар, мәгариф оешмалары һәм җәмәгать берләшмәләре вәкилләре катнашында гражданнарны шәхсән кабул итү чаралары каралган.

Атналык ахырында, 22 майда, «Сервис өлкәсен үстерү: идеалны истә тотып – камиллеккә омтылабыз» дигән туры эфир узачак. Аны «Халыкара сервис көллияте» дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесе директоры Фәридә Ковалева алып барачак.

Гражданнарны исә Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов кабул итә.

Кабул итүгә язылу яки сораулар бирү өчен телефон: 8 (843) 238-10-00.

Электрон почта: Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

«Макс» мессенджеры: 8 (987) 205-00-63.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.