Җөридән Гавриловлар үз бәхетләрен авылда тапканнар

18.06.2026
Наталья Малярчук может потерять теплое место
Наталья Малярчук может потерять теплое место
Җөридән Гавриловлар үз бәхетләрен авылда тапканнар

Мамадыш районының Җөри авылында яшәүче яшь Гавриловлар гаиләсе белән Эльвира Кузнецова таныштырды.

Тату гаилә — бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатларга ия Җөри авылында яшәүче үрнәк Гавриловлар гаиләсе.

Марина – Юкәче авылы кызы, Алик – Җөри егете. Икесе дә авыл баласы. Шуңа күрә тормышка карашлары да бер төрле. Марина мәктәптә балаларга белем бирә, Алик ООО «РМ АГРО» да механизатор булып эшли. Берсеннән-берсе акыллы, булдыклы 3 сабыйга гомер бүләк итәләр.

Бу яшь гаилә яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәргә тырыша. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, үз алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Гавриловлар яшәгән йорт әллә каян күзгә бәрелеп тора. Кирпечтән төзелгән өй урамга бер төрле ямь биреп тора, биредә уңган-булган тырыш хуҗалар яшәгәне күренеп тора.

Гавриловларның гаилә бәхете рецепты бик гади: ярата белергә, бер-береңне ихтирам итәргә, кирәк булса, гафу дә итәргә, бер-береңне саклап-яклап яшәргә. Хәзер яшьләр гаилә корып авылда калмыйлар. Бәхет эзләп шәһәргә юл тоталар. Гавриловлар кебек гаиләләр авылда кубрәк булсын иде.